Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы – Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.5K subscribers
10.6K photos
1.01K videos
8 files
16.4K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле атна башы, кадерле укучыларыбыз! Азатлык Татарстан, Башкортстан, Русия, Украина һәм бөтен дөньяда булган хәбәрләрне тапшыра башлый. Бу дүшәмбене менә шундый яңалыклардан башлыйбыз:

📍 Русиянең Украинага каршы сугышның 250нче көне бара. Украинаның Харков, Сум, Днепропетровски һәм Полтава өлкәләрендә иртә һава кисәтүеннән башланды.

📍 Бразилия президентын сайлауда хәзерге президент Болсанару җиңелде, ил башлыгы итеп Луис Инасиу Лула да Силва (Лула) сайланды. Ул 2003-2010 елларда Бразилияне инде җитәкләгән. 2010 елда Time журналы аны елның "иң тәэссирле кешесе" дип атаган иде.

📍 Һиндстанда күпер җимерелгән, 141 кеше һәлак. 177 кешене коткарып булган.

📍 Яңа Зеландия Русиянең 14 кешесе һәм 7 ширкәтенә каршы чикләүләр кертте. Алар арасында Вагнер төркеменә бәйле булган кешеләр дә бар.

📍 1 ноябрьдән Русиядә көзге армиягә чакыру чоры башлана. Русия саклану министрлыгы чакыртылган хәрбиләрне Украинага җибәрмәячәкләр дип белдерә, ләкин белгечләр моны шик астына куя, солдатларны мәҗбүри рәвештә контрактларны имзалатырга мөмкиннәр дигән фараз бар.

Көн дәвамында сезгә татарча иң мөһим һәм кызыклы хәбәрләрне биреп барачакбыз. Безнең сайтка да керегез, безнең Телеграмга дусларыгызны да чакырыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍12
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле атна башы, кадерле укучыларыбыз! Азатлык Татарстан, Башкортстан, Русия, Украина һәм бөтен дөньяда булган хәбәрләрне тапшыра башлый. Бу дүшәмбене менә шундый яңалыклардан башлыйбыз: 📍 Русиянең Украинага каршы сугышның 250нче көне бара. Украинаның…
Украина буйлап һава кисәтүе яңгырый, төрле шәһәрләрдә шартлаулар

Җирле халык Киев, Харков, Запорожье, Кривой Рог һәм башка шәһәрләрдә шартлаулар булуын яза.

BBC хәбәрчесе Киевта "күп шартлау" ишетелгәнен яза, шартлаудан соң электр сүнгән, элемтә югалган, ди ул. Шартлаулар әле дә дәвам итә.

Харков мэры "әһәмиятле инфраструктура"га һөҗүм булганын яза. Шәһәр метросы эшен туктатты.
😢11🤬5👍1
⚡️ Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада мобилизация тәмамлануын белдерде

Белгечләр мобилизация тәмамлану хәбәрләренә сак карарга, рәсмиләр белдерүен шикләнеп кабул итәргә киңәш итә. Хокук яклаучы Павел Чиков Путинның мобилизация тәмамлануы турында карары әлегә кадәр булмавын искәртә.

Узган атна Русия саклану министры Сергей Шойгу Путинга илдә мобилизация тәмамлануын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, полигоннарда һәм сугышка әзерләнүдә 218 мең кеше бар. Гаскәргә инде 82 мең кеше җибәрелгән, диде ул.

Русия Украинага 24 февраль көнне һөҗүм итте. Сугыш 8 айдан күбрәк дәвам итә. Татарстаннан сугышта инде кимендә 160 кеше һәлак, чынбарлыкта бу сан күпкә югарырак булырга мөмкин.
😁9🤔6👍1
🇰🇬 Кыргызстанга китүчеләр — кунакмы, илгә акча кертүчеме?

Журналист һәм блогер Варламов Кыргызстан инфраструктурасын, илдән хезмәт күрсәтү өлкәсен тәнкыйтьләгәннән соң, "Син кунакта, үзеңне кунак итеп тот!" рәвешендәге ачулы хәбәрләр алган. Аларга мөрәҗәгать итеп блогер Кыргызстанда мин кунак түгел, ә клиент дип язды.

Татарстаннан Айнур Әхмәтов исә "без кайсы илдә дә кунак, шуңа күрә без моны һәрвакыт мотлак истә тотарга тиеш", дип саный.

💭 "Төркиягә күченүчеләрдән азан тавышы ачуны китерә дигәнне ишетергә туры килде. Ошамый икән — азансыз җиргә бар яки кире Русиягә кайт диясе килә, анда бик "рәхәт". Ягъни җирле үзенчәлекләргә тулысынча лояль, толерант булырга, кабул итәргә кирәк", ди ул.

Моның хакта язманы укырга тәкъдим итәбез. Сылтама ачылмаса, көзге-сайт бар. Язманы телеграмда да укып була 👇
👍15
👉 Сугыш башында Русия рәсмиләре: "махсус операциядә" "срочниклар" катнашмый.
👉 Бераздан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште.

1 ноябрьдән Русиядә көзге чакырылыш башлана. Русия баш штабы янә "срочниклар" сугышка эләкмәячәк, аларны хәтта аннексияләнгән төбәкләргә җибәрмәячәкләр дип белдерә. Гаскәргә 120 мең кеше алырга җыена алар.

Сез моңа ышанасызмы?

Тулырак монда укыгыз.
👎11👍3
Стәрлетамакның 1нче хастаханәсе баш табибы вазифаларын үтәүче, үзләрендәге бердәнбер балалар нейрохирургын мобилизациядән азат итүне сорап Русия президенты Владимир Путинга һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Акбүзат" хокук яклау хәрәкәтенә сылтама белән "Аспекты" хәбәр итә.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, табиб Әхмәт Әбүбәкеровны 25 октябрьдә мобилизацияләгәннәр. Бу исә балаларга нейрохирургия өлкәсендә медицина ярдәме күрсәтүне куркыныч астына куя диелә.

Тулырак монда укыгыз.
😱13🤬4
Бу көннәрдә Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алалар. Азатлык XX гасыр һәм бүгенге репрессияләр турында тарихчы Нурулла Гариф белән сөйләште.

Сөйләшүнең иң кызыклы фикерләрен тәкъдим итәбез. Аны тулысынча монда укый аласыз.
👍15
Башкортстанда яшәүчеләрнең 32 проценты айлык хезмәт хакын бер атнада тотып бетерә

Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүче эшчеләрнең 46 процентына хезмәт хаклары төп чыгымнарын капларга да җитми, диелә hh.ru тикшеренүендә.

Башкортстаннарның күпчелеге аеруча ризыкка һәм торак арендалауга нык чыгымлануын әйткән, бу ике вариантны да сораштырылганнарның 40ар проценты сайлаган.

Ә сезнең хезмәт хакы күпме вакытка җитә? Иң күп чыгым нәрсәгә китә?
🤯3😢3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украина буйлап һава кисәтүе яңгырый, төрле шәһәрләрдә шартлаулар Җирле халык Киев, Харков, Запорожье, Кривой Рог һәм башка шәһәрләрдә шартлаулар булуын яза. BBC хәбәрчесе Киевта "күп шартлау" ишетелгәнен яза, шартлаудан соң электр сүнгән, элемтә югалган…
❗️Киевның 80%ты хәзерге вакытта сусыз. Шәһәрнең бер өлеше электрсыз калган — мэр Виталий Кличко.

Русия Киевка очырткан ракетларның барысы да бәреп төшерелде. Ләкин Киев өлкәсендәге инфраструктура объектлары зыян күргән диелә.
🤬11
Путинның Украинага каршы сугышында моңарчы ачык хәбәр ителмәгән тагын 6 үлем. Алар турында Казанский репортёр яза, үлгән хәрбиләрнең барысы да Казаннан диелә.

🔸 Шөһрәт Рәхимовка 20 яшь булган. Ул автотранспорт техникумында укыган, шуннан соң "срочник" буларак армиягә киткән. Рәхимов сугышның беренче көннәрендә үк, 28 февраль көнне үлгән.

🔸 Гадел Мифтахов 22 яшендә үлгән. Аның 17 августта үлгән билгеле.

🔸 Ефрейтор Марат Касыймовка 35 яшь булган. Ул 20 март көнне үлгән. Сугышчы Росгвардиянең махсус "Барс" отрядында булган.

🔸 38 яшьлек Сергей Бетехтин Казан танк училещесын тәмамлаган. Ул 10 июнь көнне үлгән.

🔸 43 яшьлек Руслан Мөхәммәтханов танкчы булган, 2001 елда Казан танк училещесын тәмамлаган. Ул 15 август көнне үлгән.

🔸 Рөстәм Гобәйдуллин 24 июль көнне үлгән. Аңа 55 яшь булган.

Азатлык ачык чыганакларга нигезләнеп, Украинадагы сугышта үлүчеләрне саный. Бүгенге көндә исемлектә Татарстаннан 166 кеше бар, чынлыкта үлүчеләр саны күпкә күбрәк булырга мөмкин.
👍3
Казанда гаскәрне "дискредитацияләү"дә гаепләп 63 кешене административ җаваплылыкка тартканнар

Бу хакта бүген Русия эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе җитәкчесе Надир Закиров хәбәр иткән.

"Русия президенты "махсус хәрби операция" һәм соңрак өлешчә мобилизация игълан иткәч полиция җилкәсенә өстәмә йөк төште. Бу - дәүләт хакимияте институтларына каршы чараларны булдырмау, Казанның хәрби җыен пунктларында һәм хәрби комиссариатларында тәртип саклау, иминлекне тәэмин итү", дип сөйләгән ул.

Закиров мәгълүматынча, Казан мәхкәмәләре күпчелек административ эшләрне караган да инде — 49 кешегә штрафлар салынган.

"Октябрь башында Совет районындагы хәрби комиссариатка ут төртүне булдырмый калдылар", дип искә алган түрә.

@azatliqradiosi
🤬4
"Дәү әнием "халык дошманы" баласы булган". Актанышта репрессия корбаннарын искә алалар

Актаныш районы Чөгәнә авылы мәдәният йорты хезмәткәре Алсу Арсланова репрессияләнгән авылдашлары истәлеген мәңгеләштерү максатыннан репрессия корбаннарының туганнары клубын оештырган. Аның дәү әнисе "халык дошманы" баласы булган, кыерсытуларга түзә алмыйча, туган авылыннан башка авылга күченгән.

Бу эшне ул берүзе башкара. Бабасы турындагы истәлекләрне җыя башлагач, интернеттан бабасының репрессияләнү тарихын да, гаепләнү маддәсен дә таба алган.

30 октябрь — Репрессия корбаннарын искә алу көнендә Чөгәнәдә авылында репрессияләнгән авылдашларны искә алу кичәсе узды. Азатлык Алсу ханым белән репрессиягә эләккән туганнары хакында мәгълүмат табу юллары, аларның хәтерен мәңгеләштерү хыяллары хакында сөйләште.

👉Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉Телеграм

@azatliqradiosi
😢91👏1
Хөрмәтле укучылар! Сезне Азатлык сайты турында сораштыруда катнашырга чакырабыз! 😎

5 минут вакытыгызны кызганмыйча, безнең сорауларга җавап бирсәгез иде.

🔸Азатлык сайтына еш керәсезме?
🔸Азатлык сайтында мәгълүмат табу авырмы/җиңелме?
🔸Азатлык сайты сезнең өчен никадәр файдалы?
🔸Азатлык сайтын куллануда сез ни дәрәҗәдә канәгать?
🔸Азатлык сайтын дусларыгызга тәкъдим итәр идегезме?
🔸Азатлык сайтында сезгә иң ошаганы/ошамаганы нәрсә?
🔸Азатлык сайтын бер сүз белән ничек тасвирлар идегез?
🔸Азатлык сайтында бер әйберне яхшырта алсагыз, ул нәрсә булыр иде?

Сезнең җаваплар безгә сайтны яхшыртырга ярдәм итә. Рәхмәт!

👉Азатлык сайты турында сораштыру

Фикерләрегезне монда комментарда да әйтә аласыз😉

@azatliqradiosi
👍11
"Азатлык" татар яшьләре Истанбулда Хәтер көнен уздырды

30 октябрь "Азатлык" татар яшьләре берлеге Истанбулның тарихи үзәгендәге мәдрәсәдә Хәтер көнен оештырды. Анда якынча 100 кеше катнашты, ди берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин.

"Кырымтатар, ногай, мари, карачай һәм башка милләт вәкилләре дә кунак буларак килде. Хәтер көненең мөһимлеген аңлап, теләктәшлек белдерде. Татарча шигырьләр укылды, татар тарихы сөйләнде. 1552 елда булган вакыйгалар искә алынды, шул еллардан бүгенгә кадәр көрәшкән бар милләттәшләребез өчен дога кылынды. Шулай ук татар тарихы китаплары таратылды. Теләгән кешеләр футболка, толстовкалар сатып ала алды", ди Нәбиуллин.

Татарстанда уздыру рөхсәт ителмәгәндә, Хәтер көнен республикадан читтә оештыру мөһим дип саный "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре.

@azatliqradiosi
👍117
Уфада полиция Украина харитасы ясалган өс киемен чыгарган Home брендын тикшерә

Киемгә ясалган харитада Русия аннексияләгән дүрт төбәк Украинага кертелеп сурәтләнгән. Бу кием бер сатып алучының күзенә чалынган һәм ул моны полициягә әләкләгән диелә.

Mash Batash хәбәренчә, Украина харитасы ясалган балалар костюмы (худи) тегүне сорап бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Бу заказ Русия Украинаның дүрт төбәген аннексияләгәнче бирелгән булган. Киемнәр ярамаган, витринада калган һәм башка бер сатып алучының күзенә чалынган диелә.

Home брендлы киемнең үзенчәлеге — Home сүзенең О хәрефе урынына билгеле бер төбәкнең харитасы ясала.

Элегрәк мондый киемдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та күренгән иде.

@azatkiqradiosi
🤬6🤯3😁2
Татарстан хакимиятләре "Алга" һәм "Тимер" батальоны сугышчыларына түләү тәртибен үзгәрткән — хәзер алар тиешле акчаларын Украинага барып эләккәч кенә алачак

Элегрәк "Алга" һәм "Тимер" батальоннарында хезмәт итүчеләргә түләүләр этаплап бирелә иде — 60 мең сум күләмендә беренче түләүне хәрби бүлекчә исемлегенә кертелгәч алдылар, калганын — батальон белән чикне узгач.

Хәзер 250 мең сум күләмендәге түләүне аларга фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда, аннексияләнгән Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә һәм Украина җирләрендә хәрби хезмәтләрен уза башлагач кына бирәчәкләр.

Августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинадагы сугышта катнашкан өчен түләүне арттырып, 360 мең сум итү турында фәрман имзалады.

Шул ук вакытта җәй ахырында "Алга"да хезмәт итүчеләр түләүләрнең вакытында бирелмәвеннән зарланган иде.

Фотода: "Тимер" батальоны шевроннары (@armytatarstan)

@azatliqradios
🤬8👍3👎1